Лениногорскиның Шөгер авылында 8 ел эшләми торган участок хастаханәсе янәдән үз ишекләрен яңартылган хәлдә ачты, шулай ук биредә районара гериатрия бүлеге дә эшләячәк. Шөгер участок хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында һәм «Татнефть»нең Хәйрия фонды гранты нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән.
Ачылу чарасында авыл кешеләре, республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, район башлыы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары...