Чаллы мэры Наил Мәһдиев хастаханәдә дәваланучы махсус операция катнашучыларының хәлен белеп кайтты. Очрашу турында шәһәр башлыгы телеграмдагы үзенең каналында сөйләде. Ихлас очрашу булды, диде ул.
«Махсус хәрби операция зонасында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән хәрбиләребез белән очраштым. Ачыктан-ачык сөйләштек һәм аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштык. Безнең хәрбиләргә ярдәм итү турында килештек», – дип язды Мәһдиев.
Ул шулай ук Чаллы табибларына һәм барлык медицина...