Актаныш мәдәният йортында 2022 елгы күрсәткечләр буенча район алдынгыларын бүләкләделәр.
Слетта районның алдынгы механизатор, терлекче, комбайнчы, савымчылары, спортчы, мәдәният хезмәткәрләре, укытучы, тренер, фельдшер-табиблар, эшмәкәр, икътисадчы һәм башка һөнәр вәкилләре бүләкләнде. Аларга республикакүләм һәм район башлыгының рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Алдынгылар слеты»нда район халкын район башлыгы Ленар Зарипов котлады. «Барыбыз да сәламәт булып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын»...