Профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисе турында мәгълүмат тапкан өчен, Шаһинур Мостафинга гомер буе рәхмәтле булуын әйтте.
«Ул зур эшләр башкарды, кешеләрне яратты. Ярты гомерен сугышта каһарманлык кылган кешеләрнең эзләрен эзләүгә багышлады. Ул йөзләгән кешене эзләп тапты. Моның өчен бик күп архивларны өйрәнергә кирәк. Мин аңа бик рәхмәтле. Минем әтием дә 1941 елның 6 декабрендә Мәскәү янында сугышта ятып калган. Без 2000 еллар башына кадәр белмәдек.