Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров әйтүенчә, шәһәрнең Ирина проспектында татарларга эшлекле-мәдәни үзәк бинасын төзергә җир бүлеп биргәннәр.
«Документларга кул куелды, ләкин финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе урнашкан Татар мәдәният үзәгенә дә Губернатор 320 квадрат метрлы бүлмә бүлеп биргән иде», – дип сөйләде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда.
...