Шагыйрь, прозаик, «Мгинские мосты» әдәби берләшмәсен гамәлгә куючы Салават Шәмсетдинов фикеренчә, Санкт-Петербургта яшәүче иҗат әһелләре берләшә алмый.
«Шагыйрь, язучылар арасында шундый сыйфат бар – һәркем юрганны үзенә тарта. Берләшергә кирәк, ләкин берничек тә берләшеп булмый. Без биредә үз телебездән оялабыз, Санкт-Петербургта татар теле «аксый». Үзем дә сөйләм телен генә аңлыйм, сөйләшә алмыйм. Шуңа күрә мондагы татарларга рус телендә язылган татар китаплары кирәк», - диде ул Татар...