Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров күренекле язучы Шаһинур Мостафин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
«Ул милләтәшләр, ватандашлар өчен яшәде. Үзенең күңеленә салынган игелеген бөтен кешегә дә өләште. Андый кешеләр турында «җанын бирергә дә риза» диләр. Шаһинур Мостафин кабатланмас шәхес иде», – дип искә алды ул.
Бүген Муса Җәлил музей-фатирында күренекле язучы Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсе узды. Шагыйрь Зиннур Мансуров очрашуга килә алмау сәбәпле, аудиоязма җибәргән иде.