Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны тәмамлангач Идегәйне уйнаган Илнур Гарифуллин да, башка артистлар да баш имәде. «Баш ию булмый» дигән сүзләр сәхнә өстендәге титрлар экранына язылган иде.
«Идегәй баш имәгән. Баш имибез», дип аңлатты Туфан Имаметдинов әлеге титрларны.
Спектакльне карарга ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде.
Дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйган. Инсценировкасын...