Чистайда яшәүче сувенир курчаклар остасы Татьяна Графычева курчаклар ясау белән ел ярым элек мавыга башлый. Ул берничә техниканы үзләштергән. Моның өчен мастер-класслар узган һәм хәзер үзе дә эш башлап җибәрүчеләр өчен остаз була ала.
Текстиль курчакның йөз һәм гәүдә элементларын бизәү өчен ул пастель, гадәти косметик күз бизәгечләр, акрил буяу һәм хәтта маркер куллана. Пыяла күзләрне һәм керфекләрне ябыштыру, тышкы кыяфәтне бизәү – авыр эш. Тагын берничә хәрәкәт һәм курчак оста кулында «җанлана».