Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Ленинград камалышыннан исән калган милләттәшләребез – Сания Кильдеева һәм Хәлифә Кугушева белән очрашу булган. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин аларга истәлекле бүләкләр тапшырган.
«27 гыйнвар - Санкт-Петербург өчен изге дата, бу - Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн. Камалыш 872 көн дәвам итә, ул ил язмышында һәм һәрберебез өчен мөһим вакыйга. Ленинград өчен көрәш - Икенче Бөтендөнья сугышының мөһим бәрелешләренең берсе...