Чүпне начар чыгаруга шикаятьләр белән «Халык контроле» порталы, социаль челтәрләр һәм телеграм-каналлар тулган. Бигрәк тә кечкенә шәһәрләр һәм авылларда яшәүчеләр канәгать түгел. Авыл халкы, аерым алганда, регоператорның зур габаритлы чүп-чарны чыгарудан баш тартуыннан һәм аны яндырырга, күмеп куярга яки вакларга һәм пакетларга салырга тәкъдим итүеннән канәгать түгел.
МОНОПОЛИСТЛАР АЛЫП ЧЫКМЫЙ
Исегезгә төшерәбез: 2019 елда илдә чүп реформасы башланганнан соң, Татарстанда каты коммуналь...