ТАТАР ХАЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ КАЙБЕР ЙОМГАКЛАРЫ
Укучыларның игътибарын юнәлтергә теләгән хезмәт конкрет бер төбәктә – Башкортстан АССРның көньяк-көнбатыш районнарында таралган татар сөйләшләрен өйрәнүгә багышланган.
Төрле тарихи-иҗтимагый шартлар басымы астында дүрт гасыр дәвамында бәхет, ирек эзләп, туктаусыз көнчыгышка, Урал буйларына агылган татарларны һәм башка халыкларны анда нинди язмыш каршы алган? Алар үз телләрен ничек саклаганнар? Кемнәр алар «типтәрләр», «казан кешеләре»...