Ростов өлкәсендә янгында 2 бала һәлак булган, 3 баланы коткарганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Белокалитвинский районындагы Ленин авылында янгын 21 февральдә кич белән чыга. Өйдә 5 бала үзләре генә калган, әти-әнисе исә бу вакытта өйдә булмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ростов өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 20.15 сәгатьтә өйгә ут каба. Биредә яшәүчеләр төтен күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Коткаручылар килгән...