Башкортстанда танылган шәхес – Салават дәүләт башкорт драмтеатры актрисасы, атказанган актриса Нәрскә Юмагузина вафат. Аңа нибары 39 яшь булган, дип яза newsbash.ru.
Актрисаның башында яман шеш табыла, ул ике операция кичерә. Коллегалары, аның гомерен саклап калу өчен, реабилитациягә акча җыю оештыралар. Әмма аны саклап кала алмыйлар..
Актрисаның ире Мирас Юмагузин да Салават театрында эшли. Нәркәснең ике кызы – 14 яшьлек Тансулпан һәм 11 яшьлек Алтынай ятим калганнар. Актрисаны туган ягында – Баймак районында җирлиләр.