«Хәтта иң якын кеше дә күз тидерә ала»
– Рөстәм хәзрәт, күз тию нәрсә ул һәм күз тиюне ничек аңларга?
– Менә сезнең тормышыгызда барысы да яхшы. Мәсәлән, журналист буларак, сез яхшы текстлар язасыз. Әмма бер мизгелдә эшегез бармый башлый. Менә монда күз тигән булырга мөмкин. Моңа беркемнең дә гаебе дә булмаска мөмкин. «Ничек яхшы килеп чыга минем», – дип, үзегезгә үзегез күз тидергән булуыгыз да ихтимал. Шулай әйтеп сез үз эшегезгә, үз-үзегезгә күз тидерә аласыз.
Шуңа күрә безнең яраткан Пәйгамбәребез (с.г.в.)...